16+

2020 елда 23 февральдә дә, 8 мартта да яллар тигез булачак

Россия хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерү графигын раслады. Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәрендә «4 һәм 5 гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) эшләми торган бәйрәм көннәре 4 һәм 5 майга күчерелә» диелә.

Россия хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерү графигын раслады. Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәрендә «4 һәм 5 гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) эшләми торган бәйрәм көннәре 4 һәм 5 майга күчерелә» диелә.

Яңа елга Россия халкы – 1 гыйнвардан алып 8 гыйн­варга кадәр, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан – 22 февральдән 24 февральгә кадәр, 8 Март уңаеннан – 7 марттан 9 мартка кадәр, Яз һәм хезмәт көне уңаеннан – 1 майдан 5 майга кадәр, Җиңү көне уңаеннан 9 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Моннан тыш, Россия көне уңаеннан 12-14 июнь һәм 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә ял итү каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading