16+

2022 елда ничә бала лагерьларда ял иткән?

Татарстан Россия төбәкләре арасында палаткалы лагерьлар саны буенча беренче урынны били

Татарстан Россия төбәкләре арасында палаткалы лагерьлар саны буенча беренче урынны били

2022 елда Татарстанда 205 меңнән артык бала сәламәтләндерү лагерьларенда ял иткән. Шуларның 8 меңнән артыгы – авыр тормыш хәлендә калган балалар, 900дән артыгы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле малайлар һәм кызлар. ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов шулай дип белдерде.

Барлыгы 1,5 мең учреждениедә ял оештырылган, шуларның 125е – стационар лагерьлар (88,7 мең бала), 1,3 меңнән артыгы – мәктәп яны лагерьлары, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары (927 мең), 13е – шифаханә-курорт лагерьлары (7,7 мең), 49ы – палаткалы лагерьлар (10,6 мең). 5,6 меңнән артык бала Кара диңгез буендагы биш лагерьда сәламәтлеген ныгыткан.

Сөләйманов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында палаткалы лагерьлар саны буенча беренче урынны били (Татарстан Республикасы – 49, Липецк өлкәсе – 47, Кемерово өлкәсе – 34), дип яза "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading