16+

Биектау районы остасы Рамил Минҗанов: «Кешене сөендерим дип эшлим»

Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче тимер остасы Рамил Минҗановны якын-тирәдә белмәгән кеше сирәктер.

Биектау районы остасы Рамил Минҗанов: «Кешене сөендерим дип эшлим»

Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче тимер остасы Рамил Минҗановны якын-тирәдә белмәгән кеше сирәктер.

Хәер, аны тимер остасы дип атау, бәлки бик үк дөрес тә түгелдер, агач эшен дә булдыра ул. Әйтсәм әйтим, белмәгән эше юк та бугай, тимере ни, агач ни — кирәксә төймә дә коеп куя бу ир!

«Эшләп үсү — файдага»

Аның остаханәсендә мин дә булдым. Иртән торуга беренче эше итеп, остаханәсенең урам якка караган киң ишекләрен ачып куя Рамил. Авылда аны эзләп килгән кеше дә йортын әнә шул ачык ишекле остаханәсеннән танып туктала. Авыл башында сорашкач та, мүлмәлеләр: «Фәлән урам башында бер йорт булыр, остаханәсенең ишекләре торыр» — диеп өйрәтәләр. 

Ә бит остаханә тулы эш җиһазы! Кергәч, күзләре камаша дисәм дә алдамам. Үзе дә шул тирәдә генә йөри Рамил. 

— Кешенең өзелеп торганы юк, вак-төяк йомыш белән килүчеләре дә күп. Кычкырып йөри-йөри мине ихата тирәсеннән эзләп интекмәсеннәр дим, беренче ачык ишеккә сугылалар бит инде. Маллар янына чыгып кергән чагыма туры килсәләр дә, остаханәм почмагына ясап куйган атынгычка утырып, шыпырт кына көтеп торалар. Ишекләр ачык икән, димәк мин өйдә, — ди Рамил.   Оста. Фото: Шарафиева

Аның эш сәгатьләре кайсы көннәрдә тәүлек әйләнәсе дәвам итә, бигрәк тә ашыгыч заказ алса, төнге йокылары таң күзенә эленә. 

— Бер көнне бер абзый килгән, иртәгә үк атынгыч өлгертеп бирә алмыйсыңмы, ди. Читтән карап торганда гына бик җиңел кебек, эшкә тотынгач, вак эше күп аның, кимендә ике көн вакыт кирәк, әле ашарга кермичә, баш күтәрмичә эшләгәндә! Көнне төнгә ялгап, олы улым Раниф белән икәү тырышсак та, ул әйткән вакытка, әлбәттә сыеша алмадык. Аннан-моннан гына оештырып та бирә ала идем, ләкин минем кул эшләре, кем әйтмешли гомерлек һәм ерактан ук балкып торырга, шуның өстенә сыйфатлы, затлы-зәвыклы да булырга тиеш. Бер начар эш останың бөтен дәрәҗәсен түбән төшерә, — ди ул. 

Эшкә таләпчәнлеге, сүз дә юк, тәрбиядән килә. Әнисе Фәүзия апа да, әбисе Әминә апа да аны кечкенәдән эшне сөеп эшләргә өйрәткәннәр. 

— Әтиемне мин белмим дә. Үскәндә бер мәртәбә дә күрмәдем. Әни мин сабый чакта ук аерылган. Әти дә инде минем егет булып җитешкәнне ишетеп яшәсә дә, бер мәртәбә дә күрергә килмәде. Егет булгач, яшермим, мин дә кирәксенмәдем. Хәер, аның кирәклеген дә әллә ни тоеп үсмәдем. Бабаем Хафиз бик оста кеше булган, ләкин миңа бер яшь тулгач, ул да бакыйлыкка күченгән. Әбием белән әнием тәрбиясендә кырыслык күрми генә, бик яраткан уллары булып үстем. Артык яратулары, мине һәр авырлыктан саклап, яклап яшәүләре өчен рәхмәтләрем чиксез. Әнием фермада сыер сауды. Мин дә шул фермада сыер астында үстем, башта уйнарга ияреп бара идем, аннары беләккә көч иңә төшкәч, әнигә булышырга дип төштем. Эшләп үсү файдага гына ул, эш әмәлен белсәң, тормыш иткәндә уңайлырак. Хәзер менә хатыным Айгөл башкалада хастаханәдә эшли, бер сыерыбыз, ике бозавыбыз бар, ул юк дип тормыйм, сыерны җәһәт кенә үзем савып керәм, — ди Рамил.  Оста. Фото: Шарафиева

«Читкә китү уем юк»

Хәләле Айгөл белән 3 бала үстерәләр — ике егет, бер кыз. Раниф уллары 20 яшен тутырган, яннарында төпләнгән. Әтисе янында остаханәдә кайнаша, эретеп-ябыштыру эшләре аңа йөкләнгән. Ринат исә 9 сыйныфка укырга бара. Ә менә кызлары — 5 яшьлек Ләйсән әле балалар бакчасына гына йөри. 

— Айгөл дә минем кебек әти-әнисенә бердәнбер бала. Миннән 10 яшькә кечерәк. Битаман авылы кызы. Хисапчылыкка укыса да, һөнәре буенча авылда эш булмады, башта сыер сауды. Акчасы да, ялы да юк иде дигәндәй, аптыраганнан иптәш кызы белән Казанга чыгып киттеләр. Бер тәүлек эшлиләр дә, өч тәүлек ял итәләр. Ялы да бар, акчасы да шөкер генә, — ди әңгәмәдәшем.

Ә өйдәге хезмәт Рамил өстендә. Остаханәсендә кайнашуы да сөенерлек акча китерә. 

— Мәктәпне тәмамлагач та мин авылда калдым. Читкә китү уем юк иде. Баштарак төрле эшләрдә йөрдем. Аннары балта осталары төркеменә билгеләделәр. Без шул фермалар төзекләндереп, агач эшенә бәйле хезмәтләрдә көч куйдык. Олы улым үсеп килгәндә, аны икенче авыл мәктәбенә йөртергә туры килү сәбәпле генә эштән бүлендем. Иртән илтеп куям, төштән соң барып алам дигәндәй. Туктале әле, мин әйтәм, шул чагында, буш вакытларымда гөл савытлары ясап карыйм әле. Интернетта казынып, берничә үрнәк эзләп таптым, аны Ростов якларыннан икешәр мең сумга кайтарттым әле. Бетоннан коеп ясадым! Җәен урам якка чыгарып утырткач, авылдашлар шаккатты, беренче көнне үк берничә кеше заказ да бирде. Аннары эт оялары, заманча, русча итеп әйтсәк, вольерлар ясап карадым. Анысы да җиңел кулдан китте. Халыкта ихтыяҗ бар икән бит мәйтәм. Мин ясый торам, ясалганнары сатыла бара торгач, эшкә дә күңел үсә. Аннары атынгычларга керештем. Бер атынгычның бәясе хәзер 25 мең сумга төшсә дә, кыйммәтсенми халык, алалар! Элек бу хаклар күпкә арзанрак иде дә бит, базарда тимер бәясе бик арта, — ди Рамил.

Әле тагын фанердан төрле геройлар да ясый, мультфильм персонажларына да сорау зур икән. Аларын башта чиста фанер кисәгенә сүрәтләрен ясый, кисә, буйый, лаклый дигәндәй.

— Мәктәптә укыганда ук рәсемнәрне яратып ясый идем. Хәзер дә рәсемгә осталыгым юк түгел. Кышка таба фанердан мультфильм геройларына сорау арта. Аларының үрнәкләрен җәйдән үк кисеп куям, — ди ул. 

Кайчагында, теге яки буяу бетеп, үзенә ошамаган төсләр белән дә буярга туры килә икән. Ләкин ул беркайчан да үзенә ошамаган эшне заказ бирүчегә биреп җибәрми. Икенче көнне иртән иртүк кибеткә йөгерә, яңа буяу белән буяп, үзенә ошарлык дәрәҗәгә җиткерә. 

— Соңгы вакытларда агачтан балалар өчен ишегалдына уен мәйданчыгы итеп куярлык өйләр ясата башладылар. Хәер, нәрсә сорасалар да берсен дә кире борганым юк инде, гозере булмаса минем капкага килми бит кеше, — ди Рамил. — Ә кеше гозерен гозерләү зур савап та бит әле. Акча эшлим дип кенә түгел, кешене сөендерим дип тә эшлим мин, бары шул чагында гына һәр эшем бик матур килеп чыга! 

Бер карасаң авыл җирендә күп итеп терлек асрап кына да керем эшли алыр иде. Ләкин күңеле матурлык тарафдары аның! Куллары белән гүзәллек тудырып яшәүдән тәм таба ул! Афәрин!   Оста. Фото: Шарафиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading