16+

Алимент буенча бурычның мирас итеп күчү тәртибе нинди?

Мирасны кабул иткән варис үлгән кеше өчен алимент түләүне дәвам итәргә тиеш түгел. Әмма бурычлының үлеменә кадәр җыелган алимент бурычы вариска күчәргә мөмкин.

Мирасны кабул иткән варис үлгән кеше өчен алимент түләүне дәвам итәргә тиеш түгел. Әмма бурычлының үлеменә кадәр җыелган алимент бурычы вариска күчәргә мөмкин.

Бу хакта РИА Новостига «Стратегия» хокукый бюросы генераль директоры Геннадий Карпов сөйләгән.

Юрист сүзләренчә, үлгән кешенең шәхесе белән аерылгысыз бәйле йөкләмәләр мирас итеп алынмый. Алар, шул исәптән, алимент түләү буенча киләчәктәге бурычлар, сәламәтлеккә китерелгән зыянны компенсацияләү һәм башка шәхси йөкләмәләр.

Шул ук вакытта, кеше исән вакытта алимент буенча җыелган бурыч аның үлеме белән юкка чыкмый. Әгәр варис мирасны кабул итсә, әлеге бурыч аңа күчәргә мөмкин.

Варис мирасны бөтенләй кабул итмәсә, аңа мәрхүмнең милеге дә, бурычлары да күчми, дип аңлатты Геннадий Карпов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading