16+

2024 елда иң популяр сәяхәт итү маршрутлары кайсы?

Сәяхәтләрне планлаштыру сервисы белгечләре 2024 елда кайсы шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дүрт тапкырдан артык ял итәргә барганын ачыклаганнар.

Сәяхәтләрне планлаштыру сервисы белгечләре 2024 елда кайсы шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дүрт тапкырдан артык ял итәргә барганын ачыклаганнар.

Беренче урында – башкала һәм Мәскәү өлкәсе сәяхәтчеләре. Алар арасында 36 проценттан артыгы елына ким дигәндә дүрт тапкыр сәфәргә барган. Популяр юнәлешләр – Петербург, Сочи һәм Махачкала. Дубай, Ереван һәм Истанбул – иң популяр чит ил маршрутлары.

Петербургның һәр унынчы кешесе шулай ук быел кимендә дүрт тапкыр сәяхәт иткән. Алар еш кына Мәскәүгә, Калининградка һәм Казанга юл тоткан. Чит ил маршрутлары арасында иң популярлары – Дубай, Минск һәм Шанхай.

Өченче урында – Екатеринбург халкы. Соңгы 12 айда 2,5 процент кеше дүрт тапкырдан артык сәяхәт иткән. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи – маршрутлары аеруча популяр. Чит ил юнәлешләре арасында беренчелектә – Истанбул, Баку һәм Пхукет.

Татарстанда яшәүчеләрнең ике процентка якыны да сәяхәтләрне еш ясый икән. Татарстанлылар арасында Мәскәү, Петербург һәм Минеральные Воды юнәлешләрендә билетлар иң зур кызыксыну уяткан. Чит ил юнәлешләре буенча татарстанлылар Екатеринбург халкы кебек үк Истанбул, Баку, Пхукетны өстен күргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading