16+

2025 елда пенсиягә өстәмә ничек исәпләнәчәк?

Әлеге өстәмә түләү өлкән, яки тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне карап, тәрбияләп торган өчен ай саен түләнәчәк.

Әлеге өстәмә түләү өлкән, яки тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне карап, тәрбияләп торган өчен ай саен түләнәчәк.

Россиядә 2025 елдан 80 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнар һәм беренче төркем инвалидлар өчен пенсиягә 1200 сум өстәмә кертеләчәк, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Әлеге өстәмә түләү өлкән, яки тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне карап, тәрбияләп торган өчен ай саен түләнәчәк. Аны алу өчен хәзерге вакытта өлкән яшьтәге кешеләр яки беренче төркем инвалидлар үзләрен караган кеше турында пенсия фондына мәгълүмат бирергә кирәк. Әмма киләсе елның гыйнварыннан әлеге категориядәге гражданнарның барлык төрләренә өстәмә 1200 сум автомат рәвештә түләнәчәк. Социаль Фонд бәяләвенчә, өстәмә түләү күләме 1200 сум калса, әлеге түләүне алучылар саны ике тапкырга артачак. Бу түләүләр ел саен инфляция процентына индексацияләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading