16+

2025 елда Татарстанда юл йөрү өчен социаль билет бәясен арттырырга җыеналар

2025 елдан Татарстанда олылар һәм балалар өчен социаль юл йөрү билетлары бәясен арттырырга җыеналар.

2025 елдан Татарстанда олылар һәм балалар өчен социаль юл йөрү билетлары бәясен арттырырга җыеналар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Карар кабул ителгән очракта, киләсе елда юл йөрү өчен бердәм социаль билетны тулыландыру бәясе — 630 сум, ә балалар өчен-384 сум тәшкил итәчәк. 2024 ел белән чагыштырганда ул 25 һәм 15 сумга артачак.

Быел юл йөрү билетларының бәясе, 2023 ел белән чагыштырганда, 24 һәм 15 сумга арткан.

Документ Татарстан Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән, шул ук ведомствога аның үтәлешен контрольдә тоту йөкләнәчәк. Экспертиза 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading