Кама буе территориясендә Усьва елгасы буйлап йөзү вакытында югалган кешеләрне эзлиләр. 22 кешелек, шул исәптән 11 бала булган туристлар төркеме югалган.
"22 кеше, шул исәптән 11 баладан торган, теркәлмәгән туристлар төркеме югалуы турында мәгълүмат килде", — диелә хәбәрдә.
Төркем бер атна элек, 4 июльдә, Урта Усьва бистәсеннән йөзә башлый. Маршрутның озынлыгы 175 километр.
Төбәкнең территориаль куркынычсызлык министрлыгында ачыклаганча, шофер туристларны 9 июльдә Горнозаводск шәһәр округының Усьва бистәсендә каршы алырга тиеш булган, ләкин алар биредә күренмәгән. Төркем әгъзалары әлегә кадәр элемтәгә чыкмаган.
Коткаручылар аларны эзләү эшен башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар