Уфада «Салават Юлаев» хоккей клубы хоккейчысы Родион Әмиров белән хушлашалар.
21 август көнне Уфада «Салават Юлаев» хоккей клубы хоккейчысы Родион Әмиров белән хушлашу мөрәсиме булды. Вакытсыз арабыздан киткән яшь спортчы белән хушлашырга «Уфа-Арена» боз сараена Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика хөкүмәте әгъзалары, «Уфа» футбол клубы, «Торос» хоккей клубы командалары, башка спорт коллективлары вәкилләре һәм Родионны талантлы уенчы буларак белгән меңләгән шәһәр халкы килгән.
— Бүген Башкортстан һәм бөтен спорт дөньясы „Салават Юлаев“хоккей клубында чыныгу алган Родион Әмиров белән хушлаша. Энергияле һәм талантлы яшьләребезнең вакытсыз үлеме бик кызганыч. Родионның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, — диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.
— „Салават Юлаев“, бөтен республика, безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Родион безнең горурлыгыбыз һәм өметебез иде. Ул соңгы сулышына кадәр яман чир белән көрәште, - диде "Салават Юлаев" хоккей клубы генераль директоры Ринат Бәширов.
КХЛның яшьләр хоккеен үстерү буенча вице-президенты Александр Гуськов, Родион Әмиров белән саубуллашырга килгәч, бөтен спорт дөньясы Родион Әмировның вафаты белән бәйле рәвештә кайгыра, диде. Ул билгеләп үткәнчә, яшь хоккейчы турында истәлек һәр спортчының йөрәгендә яшәячәк. Родион Әмиров максатчанлык һәм җиңү рухы үрнәге булып тора, дип ассызыклады Александр Гуськов.
Мөрәсимгә килгән кешеләр Родион Әмировны озакка сузылган алкышлар астында озатты. Фан-клуб һәм «Толпара» тәрбияләнүчеләре хоккейчыны таяклар һәм барабаннар тавышы белән хөрмәтләде.
Родион Әмиров Ишембай районының Богдановка авылында җирләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Родион Әмиров 14 августта вафат булды. Ярты ел элек «Торонто Мэйпл Лифс» һөҗүмчесе, Уфаның «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчысы Родион Әмировның баш миендә шеш диагнозы куелуы турында билгеле булган иде. Диагноз медицина тикшерүе һәм башка җәрәхәтне дәвалау вакытында расланган. Спортчы Германиядә дәвалану узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар