16+

29 февральдә Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгать итәчәк

Кремль матбугат хезмәте: Путин 29 февральдә Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаячак.

Кремль матбугат хезмәте: Путин 29 февральдә Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаячак.

Россия Президенты Владимир Путин 29 февральдә Федераль Җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.

"Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елның 29 февралендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк", – дип хәбәр итә РИА Новости.

2023 елда Владимир Путин Федераль Җыенга 21 февральдә юллама белән чыгыш ясаган. 

Конституциягә ярашлы, Россия Президенты ел саен Дәүләт Думасы депутатларына һәм Совет әгъзаларына мөрәҗәгать итә. Юллама - илнең якын киләчәккә үсешенең төп векторларын чагылдырган программа сәяси-хокукый документ. 

Ил хакиме махсус хәрби операциягә, халыкара ситуациягә бәя бирер, шулай ук Россиянең социаль һәм икътисади мәсьәләләренә аерым тукталыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading