16+

29нчы февральдә туганнарны котларга беркайчан да онытмыйлар

Бүген 4 елга бер генә кабатлана торган дата - кәбисә елның 29 нчы феврале. "Шәһри Казан"ның укучысы Алсу Мостафинаның да бүген туган көне. Гомер бәйрәменең кәбисә елында гына кабатлануы уңайсыз түгелме дигән сорауга ул:

- Туган көнем 29 февральдә булуга карамастан аны ел саен билгеләп үтәбез. Бу уңайдан күп кенә шаяртулар да була, кемдер төнлә шалтыратып котлый, кайберәүләр 28нче февраль көнне, яки 1нче мартта котлыйлар. Ә 29нчы февраль булган кәбисә елны ул аеруча куңелле үтә.

Сирәк килә торган дата буларак, минем туган көнне күп еллар очрашмаган дусларым, сыйныфташлар, группадашлар да онытмый. Быел да, башка еллардагы кебек бик күп котлаулар килде. Барысына да зур рәхмәтемне белдерәм, - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading