16+

3 пилотсыз очкыч күршеләрнең сәнәгать предприятиеләренә һөҗүм иткән

Башкортстанда ягулык-энергетика комплексының сәнәгать объектларына пилотсыз очкыч аппаратлары һөҗүмнәр ясаган.

Башкортстанда ягулык-энергетика комплексының сәнәгать объектларына пилотсыз очкыч аппаратлары һөҗүмнәр ясаган.

«Башкортстанда ягулык-энергетика комплексының сәнәгать объектлары пилотсыз очкыч аппаратлары тарафыннан һөҗүмгә дучар булды. Террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив штаб эше кысаларында без мондый һөҗүмнәрдән саклануның комплекслы системасын эшләдек, ул үз эченә пассив саклану, күзәтү һәм юк итү чараларын ала», - диелә төбәк башлыгы хәбәрендә.

Пилотсыз очкычларның берсе предприятие территориясендә төшкән. Төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, башка 2 аппарат сәнәгать зонасында егылып төшкән.

"Зыян күрүчеләр  юк. Предприятиеләрнең эше штат режимында дәвам итә. Һәлакәт урынында тикшерү төркеме, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре һәм оператив хезмәтләр эшли. Вәзгыять контроль астында", - дип өстәде төбәк башлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading