16+

3 тән 7 яшькәчә балаларга 4686 сум акча биреләчәк

Россия Президенты указы нигезендә Татарстанда 3тән 7 яшькәчә балаларга өстәмә түләүләр каралган.

3 тән 7 яшькәчә балаларга 4686 сум акча биреләчәк

Россия Президенты указы нигезендә Татарстанда 3тән 7 яшькәчә балаларга өстәмә түләүләр каралган.

Бу пособие уртача айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә биреләчәк.Татарстанда шундый 15 мең гаилә исәпләнә. Ягьни гаиләдә бер кеше башына уртача айлык керем 9450 сумнан артмаса, 3 яшьтән 7 яшькәчә һәр балага ел дәвамында  4686 сум түләнәчәк. Бу акчаны алыр өчен гаризалар 1 июннән кабул ителә. Аны дәүләт хезмәтләре порталы, социаль яклау бүлеге, күпфункцияле үзәкләр аша электрон формада да тапшырырга була. Әгәр дә гаиләдә  2020 елның  1 гыйнварына 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар бар икән,  түләүләр айдагы айлар өчен дә исәпләнеп биреләчәк.Әгәр балага 3 яшь гыйнвар- июнь аралыгында туган икән, андый очракта акча өч яшь тулганнан соң исәпләнә. Әлеге түләүләр өчен дәүләт бюджетыннан 831,76 миллион сум акча каралган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    1 апрельдэн тугел, 1 гыйнвардан исэплэнергэ тиештер. Хатагызны тозэтегез.

    Мөһим

    loading