35нче машина, елның иң көчле трансферы һәм Кыерлыдан квадроциклда: кемнәр кайда батыр калды?
Бу ялларда Россиянең төрле төбәкләрендә зур Сабантуйлар, ә Татарстанда авыл көннәре үтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бу ялларда Россиянең төрле төбәкләрендә зур Сабантуйлар, ә Татарстанда авыл көннәре үтте.
Федераль масштабтагы иң зур бәйрәмнең берсе Мордва Республикасында үтте. Ләмбрә районының Аксюн авылында XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туеның баш батыры булып Раил Нургалиев танылды. Хәлиткеч очрашуда ул Булат Мусинны җиңүгә иреште һәм Татарстан Республикасы Президенты бүләгенә – «Лада» машинасы ачкычларына ия булды. Моннан тыш, Раилгә тәкә һәм Сочи курортына ике атналык юллама бүләк ителгән. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул 35нче тапкыр машина отуын әйткән. Шунысын да әйтик, Булат Мусин быелгы Россия күләмендәге иң көчле Сабан туйларының баш батыры өчен өч тапкыр көрәште.
Бүген исә Екатеринбургта Свердловск өлкәсе Сабан туе үтте. Әлеге җирлектә бәйрәмне уздыру өчен Татарстан ягыннан Лаеш районы билгеләнгән иде. "ШК" хәбәрчесенә район җитәкчеләренең берсе Азат Нурмөхәммәтов белдергәнчә, Сабан туе бик көчле оештырылган һәм көчле узган. Милли көрәштә баш батыр булып исә Радик Сәлахов танылды. Сүз уңаеннан, Радик 1 июльдән Лаеш районында эшли башлаган. Аңлашыла ки, сезон арасында көрәштә дә бик көчле трансфер булган: Сәлахов Әлмәт командасыннан Лаеш командасына күчкән.
Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында исә Авыл көне узды. Биредәге бәйрәм дә көрәшчеләрне үзенә тартып тора. Авыр үлчәүдәге көрәшчеләрнең барысы да диярлек төрле төбәкләрдәге Сабан туена киткән иде, шунлыктан биредә урта үлчәүдәге көрәшчеләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге туды. Хәлиткеч көрәштә Илмир Төхвәтуллин белән Ренас Кәлимуллин очрашты. Илмир җиңде һәм квадроциклга ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
-
#Киңәш сандыгы
Колак «шаулаганда» водород перекисе ярдәмгә килә
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Хәлем тагын катлауланды...”
Комментарийлар