16+

2027 елда массакүләм пенсиягә чыгулар булмаячак

Россиялеләргә моның сәбәбен атадылар.

Россиялеләргә моның сәбәбен атадылар.

Мәскәү дәүләт юридик университетының интеллектуаль хокуклар кафедрасы мөдире урынбасары Елена Гринь аңлатканча, пенсия яшен акрынлап арттыру аркасында, бу чорда гражданнарның берьюлы гомуми нигездә пенсиягә чыгу өчен кирәкле яшькә җитә торган зур төркеме булмаячак. 

Мондый хәл 2025 елда ук күзәтелгән иде.
Шул ук вакытта вакытыннан алда пенсия билгеләү дәвам итәчәк. Бу түбәндәге категорияләргә кагыла:
- күп балалы аналар,
- зарарлы производствода эшләүчеләр,
- Ерак Төньяк төбәкләрендә яшәүчеләр һәм башка категорияләр.

Шулай ук пенсия хокукы инде булган, ләкин моңарчы аннан файдаланмаган гражданнар да түләүләр ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, реформаның күчеш чоры 2028 елда тәмамлана, аннан соң ир-атлар өчен пенсия яше – 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading