16+

40 яшькә кадәрге кешеләрдә яман шешнең иң еш очрый торган төрләре аталды

Онколог Кравченко: аналык муентыгындагы яман шеш 40 яшькә кадәрге кешеләрдә ешрак очрый.

Онколог Кравченко: аналык муентыгындагы яман шеш 40 яшькә кадәрге кешеләрдә ешрак очрый.

Еш кына яман шешне 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларда табалар, 50 яшькәчә чаклы кешеләрдә яман шешләр сирәк патология булып тора, әмма аларның нәтиҗәләре күбрәк чагыла, чөнки бу эшкә сәләтле һәм репродуктив яшьтәге кешеләр, дип хәбәр итте Медицина фәннәре кандидаты, табиб-онколог, «Медскан» медүзәге химиотерапевты Дмитрий Кравченко.

Табиб сүзләренчә, үлем буенча лидер - аналык муентыгы рагы. Белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге яман шеш 95 процент очракта кеше папилломасы вирусы (ВПЧ) аркасында килеп чыккан, ул җенси юл белән тапшырыла.

Дмитрий Кравченко шулай ук кеше папилломасы вирусыннан вакцинациянең мөһимлеген күрсәтте. "Ул һичшиксез әлеге яман шештән авыру һәм үлем куркынычын киметә", — дип уртаклашты Кравченко.

Шулай ук  50 яшькәчә чаклы кешеләрдә калкансыман бизе, сөт бизе, юан эчәге, күкәйлекләр яман шеше, меланома еш очрый, дип санап үтте онколог.

Барыннан да элек, 40 яшькә кадәр нәселдәнлек белән бәйле авырулар куркынычы арта,  диде Кравченко. Балачагында лейкоз яки лимфома кебек онкогематологик авырулар диагнозы куелган, химия һәм нур терапиясе белән дәваланган кешеләргә дә яный бу. Балачакта яман шешкә каршы дәвалау алган кешеләр дә риск зонасында, дип аңлатты табиб.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading