16+

Абау! Приморьеда әнисе яңа туган баласын мичтә яндырган

Әнисенең сүзләренчә, бала дөньяга вакытыннан алда туган.

Әнисенең сүзләренчә, бала дөньяга вакытыннан алда туган.

Приморье краеның Оленевод бистәсендә яшәүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Сабыйның юкка чыгуы турында полициягә күршеләре хәбәр иткән. Җирле халык авылдашларының бала табуын сизенгән, әмма баланың үзен күрмәгәннәр, һәм полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Приморье крае прокуратурасында хәбәр итүләренчә, хезмәткәрләр йортны караган, әмма баланы тапмаганнар.

Әнисе медицина оешмасында хисапта тормавын һәм баланы үзе мөстәкыйль табуы турында сөйләгән. РИА "Новости" мәгълүматлары буенча, яңа туган баласын ул мичтә яндырган. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, тикшерүчеләргә хатын-кыз баланың иртә тууы, бишенче айда ук дөньяга килүе белән аңлаткан, шуңа күрә ул аннан котылырга булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading