16+

Һадиуллин БДИ турында: "Аннары кая таба үсәргә?"

Быел бердәм дәүләт имтиханын 14 895 укучы тапшырган.

Һадиуллин БДИ турында: "Аннары кая таба үсәргә?"

Быел бердәм дәүләт имтиханын 14 895 укучы тапшырган.

Җәмгыять белемен, информатиканы бирүчеләр арта бара. Ә менә физика, биология, химия, профильле математиканы тапшыручылар кими һәм бу борчу уята, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Бүген Бердәм дәүләт имтиханының беренчел нәтиҗәләре хакында Министрлар кабинетында сөйләделәр. 

Министр сүзләренчә, быел химия, биология, рус әдәбиятыннан күрсәткечләр арткан, географиядән узган еллар дәрәҗәсендә, профильле математика, информатика, тарих, җәмгыять белеменнән уртача балларның аз гына кимүе күзәтелә. Гомумән, республикадагы күрсәткечләр гомумроссиядәге вәзгыятьнең турыдан-туры чагылышы, дип белдерде ул. 

- Нәтиҗәләр Россиядәге күрсәткечләр белән чагыштырганда югары. Бу безне сөендерә. Аз гына кимү бар, әмма фаҗига күрмим. Ел да арту барса, 100 баллга кадәр җитәчәкбез бит. Аннары кая таба үсәргә? Ел саен имтиханны төрле контингент бирә, шуңа күрә аз гына кимүләр булырга мөмкин. Бу табигый. Нәтиҗәләр анализланачак һәм тиешле эш башкарылачак, - диде Илсур Һадиуллин.

Республикада уртача баллар:

Рус теле - 72.02
Профиль математика - 62.53
Рус әдәбияты - 72,73
Химия - 66.74
Физика - 58.94
Биология - 57.41
Җәмгыять белеме - 61.09
Информатика - 63.96
Тарих - 60.6

Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading