16+

Кагыйдә бозучылар турында хәбәр ит һәм шуның өчен акча ал. Ни өченме?

Татарстанлылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турындагы видеоны «Халык инспекторы» порталына җибәрә һәм шуның өчен бүләкләү ала алачак.

Татарстанлылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турындагы видеоны «Халык инспекторы» порталына җибәрә һәм шуның өчен бүләкләү ала алачак.

Татарстанда «Халык инспекторы»системасыннан файдаланучылар өчен бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы 2014 елда Татарстанда юл хәлләренә контрольне көчәйтү өчен булдырылган иде. Ул кулланучыларга махсус кушымта аша мобиль телефоннарда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәргә мөмкинлек бирә. Алынган материаллар ЮХИДИ бүлекчәләренә тикшерү һәм тәртип бозучыларга карата чаралар күрү өчен җибәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы мәгълүмат хокук бозу вакытында төшерелгән 30 секунд дәвамлы кыска видеороликлар рәвешендә теркәлә.

Яңа карар нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның түбәндәге төрләрен үз күзләре белән күргән һәм аларны видеога төшергән республика халкы акчалата бүләк алачак.

1.Әгәр әйләнә-тирә мохитнең пычрануына шаһит булсалар, атап әйткәндә, автомобильләрдән җитештерү калдыкларын бушату яки агызу, бу хокук бозу видеосы өчен 1 150 сум алырга мөмкин.
2. Куркынычсызлык каешын такмаган килеш йөртүче яки мотошлемсыз мотоциклчыны видеога төшергән өчен-300 сум.
3. Светофорның тыючы сигналына яки көйләүченең тыючы ишарәсенә баруны видеотеркәгән өчен-300 сум;
4. Светофорның тыю сигналы булганда стоп-линия алдында туктау таләпләрен бозган видео өчен-230 сум;
5. Каршы як хәрәкәт полосасына яки каршы як юнәлештәге трамвай юлларына чыгу видеосы өчен-1 440 сум.
6. Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү видеосы өчен-435 сум.
7. Машина йөртүченең хәрәкәт вакытында телефон белән руль артындагы видеосы өчен-435 сум.

«Түләнә торган сумма РФ Административ кодексының кулланыла торган маддәсенең иң аз административ штраф суммасының яртысыннан 50 процент (салымнарны һәм җыемнарны исәпкә алмыйча) һәм НДФЛны исәпкә алып, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.2 маддәсенең 3 1 өлеше буенча административ штраф суммасының 10 процентын тәшкил итә», – диелә документта.

Түләүләр, карар закон көченә кергәннән соң 40 эш көненнән дә соңга калмыйча, башкарыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading