16+

Алдагы көннәргә һава торышы нинди булачак?

Республикада юеш кар көтелә, һава температурасы түбәнәя барачак.

Республикада юеш кар көтелә, һава температурасы түбәнәя барачак.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 10 октябрьдә, һава торышы әллә ни үзгәрми.

Яңгыр һәм юеш кар көтелә. Төнлә минималь температура 0..+4°, көндез максималь температура  +3..+8° булачак.
11 октябрьдә, республика циклонның тыл өлешендә булачак. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр фаразлана. Температура бераз түбәнәя: төнлә +2 дән -1°га кадәр, көндез – +2..+ 7°.

12 октябрьдә төнлә атмосфера басымы арту белән, Татарстанның көнчыгышында бераз явым-төшемнәр саклана, һава температурасы аязган шартларда +1..-4°га кадәр түбәнәя. Көндез республика чираттагы Төньяк Атлантика циклонының фронталь йогынтысында калачак – атмосфера басымының интенсив төшүе көтелә, көнбатыш районнардан башлап яңгыр явачак һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, һава температурасы +3 тән алып +8°га кадәр булачак.
11 һәм 12 октябрьдә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә  юлларның кайбер өлешләрендә бозлавык көтелә.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, җомга көнне, 13 октябрьдә, яңгырлы һәм җилле һава торышы сакланачак. Шимбә көнне, 14 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр булуы ихтимал. Көндезге температуралар +7.. +12° гә кадәр күтәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading