16+

Алексей Махлай: "Кем белән сөйләшсәм дә, Татарстан җитәкчеләренең халыкны кайгыртуы хакында әйтәләр"

Автономияле коммерциячел булмаган "Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр" үзәге президенты Алексей Махлай Казанның берничә сайлау участогында һәм Шәледә булган. Үзе исә Казанның 55 нче участогында сайлаган.

Автономияле коммерциячел булмаган "Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр" үзәге президенты Алексей Махлай Казанның берничә сайлау участогында һәм Шәледә булган. Үзе исә Казанның 55 нче участогында сайлаган.

- Шуңа игътибар иттем: халык сайлауларга бәйрәмгә барган кебек килә. Кешеләр белән аралашканда күпләр балалар бакчасы, мәктәпләр өчен рәхмәтен белдерде. Кайберәүләр даруханә проблемасын күтәрде.

Алексей Махлайның сигез ел элек Казанда күргәннәре белән чагыштырып сөйләү мөмкинлеге бар бүген. Элек, хәрби кеше буларак, ул бирегә еш килгән. Хәзер Казан бик үзгәргән, ди ул. Сайлауларда исә барысы да гадел булуына инанырга була: бөтен җирдә күзәтүчеләр бар, тавыш бирү тартмалары үтәкүренмәле. Аннан соң сайлауларга яшьләрнең күп йөрүенә, халыкның сайлауларга теләп килүенә сөенүен белдерде.

- 259нчы учатокта да булдым. Анда да эш яхшы оештырылган. Мондый спорт сараен без студент чакта күрсәк тә төштә генә күрә идек. Минем исем китте. Бу яңа Россиянең уңышы. Кем белән сөйләшсәм дә, Татарстан җитәкчеләренең халыкны кайгыртуы хакында әйтәләр. Җитәкчеләрегездән уңдыгыз, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading