16+

Алексей Песошин Татарстанда ничә алданган “дольщик” булуын әйтте

Татарстан Министрлар Кабинеты җитәкчесе Алексей Песошин республика парламенты каршында хисап тотты. Соңыннан депутатлар сорауларына җавап бирде.

Татарстан Министрлар Кабинеты җитәкчесе Алексей Песошин республика парламенты каршында хисап тотты. Соңыннан депутатлар сорауларына җавап бирде.

Депутат  Геннадий  Глушков фатир алу максатыннан өлешләп түләп, алданучыларга кагылышлы соравын җиткерде. “Бу хәл киләчәктә дә кабатланмасмы?”, - дип борчыла депутат.

“Алдаланган “дольщиклар” буенча сораулар 2007 елда барлыкка килгән. 2007 елдан 2021 елга кадәр 141 объект кулланылышка тапшырылган. Бу 18087 өлешләп түләүче дигән сүз. Кулланылышка 1 млн 324 мең кв метр торак тапшырылган. Узган ел 9 проблемалы торак тапшырылды, бу 187 мең квадрат метр дигән сүз.  2405 “дольщик”  бәхетле хуҗага әверелде. Безнең тагын 6 проблемалы торак кала. Бу 469 “дольщик” һәм 22 мең квадрат метр торак дигән сүз. Икесе торак йорт, аларның берсе быелның азагына төзелеп бетәчәк. Икенче йорт язмышы Мәскәүнең алданган өлешләп түләүчеләр фонды Татарстанныкы белән 60:40 принцибы буенча финансланачак. Анда йортны сатып алу таләп ителә. Монысы буенча юридик сорауларны хәл итеп бетерергә кирәк. Тагын ике йорт узган ел тапшырылган иде. Анда ике парковка бар һәм өлешләп түләүчеләрнең ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерер өчен ул парковкаларны ясап бетерергә кирәк. Йортлар ел азагына кадәр кулланылышка тапшырылачак. Түбән Камадагы тагын ике проблемалы йортта бер генә физик зат та өлешләп түләүче түгел. Анда юридик зат хуҗа булып санала. Киләчәктә дә алданган “долщиклар” булмасмы дигән сорауга килгәндә, тормыш авыр, нәрсә булачагын алдан әйтеп булмый. Әмма хәзер төзелә торган йортларның 90 проценттан артыгы эскроу стчетлары аша эшли. Объектлар төзелеп беткәнче куркыныч тудырылмасын өчен бу яхшы нигез”, - дип аңлатты Алексей Песошин.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading