16+

"Алга" һәм «Тимер» батальоннарына кергән Татарстан егетләренә түләүләр ничек башкарылачак?

Татарстан Министрлар Кабинеты «Алга» һәм «Тимер»батальоннарына кергән иреклеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәртибен төгәлләштерде.

Татарстан Министрлар Кабинеты «Алга» һәм «Тимер»батальоннарына кергән иреклеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәртибен төгәлләштерде.

Кичә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карардан күренгәнчә, түләүләр этаплап башкарылачак.

Документтан күренгәнчә, беренче 60 мең сумлык түләүне үз теләкләре белән китүчеләр хәрби часть исемлекләренә кергәннән соң алачаклар, әлеге сумманы һәр атна саен 15әр мең сум күләмендә түләячәкләр. Украина территориясендә үткәрелүче хәрби махсус операциядә катнашу өчен дәүләт чиген узгач, әлеге батальон егетләренә акчаның күп өлеше – 200әр мең сум күчереләчәк. 

Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр түләнүче 260 мең сум күләмендәге акча Татарстан Министрлар Кабинетының Резерв фондыннан бүленеп биреләчәк. Аны алу өчен хәрби комиссариатка гариза, хәрби часть исемлекләренә керү турындагы боерыктан өземтә, банктагы счет реквизитлары булган документ күчермәсен, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading