16+

Алия Карачуринага ни сәбәпле операция ясаганнар?

Бу хакта ишеткәч, елап җибәрдем, ди җырчы.

Бу хакта ишеткәч, елап җибәрдем, ди җырчы.

Күптән түгел әни булган җырчы Алия Карачурина баланы табигый юл белән табарга теләсә дә, операция кичерергә мәҗбүр булган. Яшь әни социаль челтәрдә язуынча, сабый билгеләнгән сроктан соңрак дөньяга килгән. Гәрчә табиблар бала тудыру өчен махсус препаратлар кулланып караса да, процесс башланмаган.
"Ильмира Рәисовна, мине караганда, башка ысул белән бала табу процессын башлатырга теләгән иде. Әмма баланың башы аска төшмәгәнлектән, андый ысулны кулланырга ярамады. Ул миңа кесарево ясарга кирәклеген әйтте. Мин баланы үзем табарга теләгән идем. Ул миңа әйткәннән соң елап җибәрдем. Әмма нәрсә булды, шул булды. Башта әни, Ришат белән сөйләштем. Ул миңа бар да яхшы була, диде. Мин тынычландым, әлеге вакыйганы кабул иттем",- ди җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

3

3

2

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Ии аллам, чебеннэн фил ясыйлар бу СМилар....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үзләре бар нәрсәне куялар күз тияр ддип тә курыкмыйлар.

      Мөһим

      loading