"Спорт-Экспресс" басмасы мәгълүматлары буенча, "Ирбис" ның баш тренеры һәм "Ак Барс" яшьләр командасы постыннан китте. Аңа алмашка казанлыларның элеккеге уенчысы Артем Анисимов киләчәк.
Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитованың әтисе "Ак Барс"тан үз инициативасы белән китәргә карар кылган.
40 яшьлек Анисимов Казан хоккеенда тәрбияләнгән. Соңгы елларда ул җирле "Барс"та (ВХЛ) һәм "Ирбиста" да баш тренер ассистенты булып эшләгән.
"Спорт-Экспресс" басмасы мәгълүматлары буенча, Анисимовны билгеләү турында җомга көнне игълан итәчәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган сезонда Заһитов җитәкчелегендәге "Ирбис" үз конференциясендә беренчеләрдән булып яшьләр хоккей лигасында плей-оффка чыккан.
Фото: https://www.ak-bars.ru/
Комментарийлар