Алла сакласын! Бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән
Салмачы бистәсендә маңгайга маңгайга ике җиңел машина бәрелешкән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Салмачы бистәсендә маңгайга маңгайга ике җиңел машина бәрелешкән.
Салмачы бистәсендә Казанга керү юлында ике җиңел машина — Renault Duster һәм LADA Granta бәрелешкән. 27 яшьлек машина йөртүче каза урынында һәлак булган. Renault йөртүчесе һәм аның дүрт пассажиры, шул исәптән сабый бала да зыян күргән.
«Биш кеше авыр яраланган, шуларның берсе — кечкенә бала, барысы да медицина учреждениесенә озатылган», — дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 4:20 сәгатьтә 20 яшьлек Renault йөртүчесе каршы яктан хәрәкәт итү юлына килеп чыккан һәм Гранта белән бәрелешкән. Россиядә җитештерелгән машинаның йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында һәлак булган. Чит ил машинасында дүрт пассажир булган. Шул исәптән 9 айлык бала, аларны хастаханәгә салганнар.
Казан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 2024 елның 7 аенда Татарстанда юл — транспорт һәлакәтендә 173 кеше үлгән, шуларның 8е-балалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар