16+

Алла сакласын! Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

Тагын биш кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Тагын биш кеше төрле җәрәхәтләр алган.

7 гыйнвар көнне иртән Татарстанның Баулы районында, «Урал» М-5 трассасында Хюндай Грета, ВАЗ-2110 һәм Лада Калина машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. 

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, Баулы районы территориясендә чит ил машинасын йөртүче 56 яшьлек ир-ат каршы як полосасына чыккан, биредә ул ВАЗ-2110 һәм Лада Калина автомобильләре белән бәрелешкән. 

Авария аркасында 48 яшьлек хатын-кыз каза булган урында вафат булган, тагын биш кеше зыян күргән һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә китерелгәннәр.

Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Беренчедән юлда ничек чапканнарын белмиләр!!!!Икенчедән юлларда бозлавык!!!Җитәкчеләрдән, кыш көне юлга сибәргә тозлы катнашмалар сибелмәгәнне белмиләр микән, диеп сорыйсы киләәәә?!?!?. Зинһар өчен юлларны чистартып, тозлы катнашмаларын сибеп китсеннәр әле, диеп сорыйбыз!!!!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Аллаһы Тәгалә сакласын!

      Мөһим

      loading