16+

Алсу Фазлыева: "Оятка калдым. Хурлык!"

Танылган җырчы Алсу Фазлыева телефонның “көче” һәм шуның аркасында оятка калуы турында сөйләде.

Алсу Фазлыева: "Оятка калдым. Хурлык!"

Танылган җырчы Алсу Фазлыева телефонның “көче” һәм шуның аркасында оятка калуы турында сөйләде.

“Азат мине машинада көтеп утыра иде. Өйдән урамга чыктым да, телефонга карый-карый машинаның ишеген киң итеп ачтым. Карыйм утыргычта – электрон тәмәке. “Азат тарта микән?” - дип уйлыйм. Күтәрелеп карасам, бөтенләй башка ир-ат утыра. Оятымнан җир тишегенә кереп китә яздым. “Ой, это не мой муж, извините”, - дидем. Машинаның төсе безнекенә охшаган иде. Теге ир үзе дә аңламады бугай. Ялгыш башка машинага утырулар була инде ул. Теге кеше безнең йортта яшәүче күрше булгандыр инде. Мине таныган булса, сөйләрләр инде. Хурлык. Телефонга карап йөрсәң, әллә кайларга утырып китүең бар”, - дип көлә-көлә сөйли Алсу.

Сүз уңаеннан, бүген Алсу Фазлыеваның туган көне! Чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телибез!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading