16+

Алтыда белгән тел алмышта да онытылмый

Бүген Казанда балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен өченче семинар уздырылды. Алты спикер 500гә якын педагогны татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары белән таныштырды. 

Бүген Казанда балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен өченче семинар уздырылды. Алты спикер 500гә якын педагогны татар телен өйрәтүнең заманча, нәтиҗәле алымнары белән таныштырды. 

– Балалар бакчалары өчен бу уку елына соңгысы үткәрелде. Барыгызга да зур рәхмәт. Телне саклау бик авыр. Чынлыкта да без балаларны балалар бакчасына ышанып тапшырабыз. Сезгә ышанып тапшырабыз. Барыбызга да бергә тырышырга кирәк. Зур миссия үтисез, сезнең кулда безнең балаларның киләчәге, – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.  

Бала вакытта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас, дигән борынгылар. Шуңа да татар телен өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур. Алар һәрвакыт үз эшчәнлегендә төрле алымнар кулланырга тырышалар. Бүгенге чарада катнашучылар да балаларны газета һәм журналлар ярдәмендә ничек кызыксындырырга, рәсемнәр, пропп карталары аша әкиятләр, хикәяләр ничек төзергә икәнлеген өйрәттеләр. Уеннар ярдәмендә һәм әкият геройлары булып татар телен өйрәнү серләренә төшендерделәр. Cеминарда спикер буларак Казанның дәүләт һәм хосусый балалар бакчалары тәрбиячеләре, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина да катнашты.

Әлеге чара – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып киткән «Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары» исемле семинарлар циклы дәвамы. Балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен алдагы ике семинарда 1000гә якын педагог катнашкан иде. 
Искәртеп узыйк, Казан мэриясе әлеге семинарларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading