16+

Ана капиталын яңача кулланырга рөхсәт итәрләрме?

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов Россия Хезмәт министрлыгына ана (гаилә) капиталы акчаларын куллану мөмкинлеген киңәйтү тәкъдиме белән чыккан.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов Россия Хезмәт министрлыгына ана (гаилә) капиталы акчаларын куллану мөмкинлеген киңәйтү тәкъдиме белән чыккан.

Ул сертификатны баланың ата-анасына белем алуга тотарга рөхсәт итәргә кирәк дип саный.

Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, бүген ана капиталын биш юнәлештә тота ала: торак шартларын яхшырту, бала (балалар)ның белем алуы, ата-аналарның тупланма пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар өчен социаль адаптация һәм интеграция өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, бала тугач (уллыкка алынгач), аңа өч яшь тулганчы, ай саен акчалата түләүләр билгеләү.  Шул ук вакытта магистр дәрәҗәсе булган кешеләрнең уртача хезмәт хакы бакалаврларга караганда 20,96% ка, белгечләргә караганда 13,41% ка күбрәк дигән статистика китерелә.

– Бүген ана капиталы акчаларын баланың белем алуына гына юнәлтергә мөмкин, әмма миңа бу мөмкинлекне ата-аналарга да бирүне сорап бик күпләр мөрәҗәгать итә. Моның сәбәбе гади: үзеңә, үсешеңә инвестиция гаилә иминлегенә кертем булып тора. Һәм мин моның белән тулысынча килешәм. Дәүләтнең бурычы – җәмгыятьне үстерү, нәкъ менә шуңа күрә без яшь ата-аналарга ана капиталы акчаларын үз белемнәренә юнәлтергә мөмкинлек бирергә тиеш, - дип Колунов сүзләрен китерә РИА Новости.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading