16+

Анатолий Фомин: "Без хәзер акыл белән сайлыйбыз"

Сайлаулар уңаеннан оештырылган бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин тавыш бирүне күзәтү турында сөйләде.

Анатолий Фомин: "Без хәзер акыл белән сайлыйбыз"

Сайлаулар уңаеннан оештырылган бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин тавыш бирүне күзәтү турында сөйләде.

Анатолий Фомин иҗтимагый фикер хакимият формалашуга йогынты ясар дигән ышанычын белдерде.

- Кайвакыт: "Кем лидер икәнлеге болай да ачык бит, Татарстан Президентын сайлауларга нигә барырга?" - дигән сорау ишетергә туры килә. Без истә тотарга тиеш: сайлау участогына барганда кеше бүгенге активлыгын гына күрсәтми, ул үзенең балалары, оныклары, оныкчыклары активлыгына нигез сала, - диде ул.

Иҗтимагый палата рәисе сайлауга кеше күп киләчәк дигән фикердә.

- 12 ел дәвамында Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясен җитәкләгән кеше буларак мин һәрвакыт әйтеп килдем: сайлаучылар саны узган еллардан ким булмый. Быел да шулай булачак. Ресупбликаның һәрдаим үсештә булуы, бердәм сайлау көне, Президент сайлавыбыз да моңа сәбәпче. Хәзер без күбрәк акыл белән сайлыйбыз, йөрәк белән түгел - бу бик мөһим, - диде ул.

Ул шулай ук бүген сайлауларны Татарстанның һәм Россиянең Иҗтимагый палаталары вәкилләре күзәтүен дә искәртте.

Бүген бөтен республика буенча 250 дән артык участокта "Иҗтимагый фикер" фонды социологлары да эшли. Алар аноним шартларда сайлау участокларыннан чыккан кешеләрдән кем өчен тавыш биргәнлекләрен сораштыра. Мондый сораштырулар сайлау нәтиҗәләрен оператив рәвештә фаразларга һәм электорат турында статистик белешмә тупларга ярдәм итә.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading