Ани Лоракның ире Мурат Налчаджиоглу хыянәтен дәлилләгән видео интернетта таралаганнан соң, инстаграмда бик кызу бәхәсләр бара.
Ә Ани Лорак берни булмагандай, фестивальдән фотолар куюын дәвам итә. Кемдер кызганып, кемдер хәзер "мөгезле" булган Каролинаны (чын исемем шулай) мыскыллап, кемдер әлеге хәбәрне ишетеп, инде картайганын да "абайлап өлгереп", комментарийлар калдыра.
Ани Лоракның ирен караоке барларның берсендә инстаграмда брендлы киемнәр сатучы, төнге клубларга йөрергә яратучы Яна Беляева белән "тотканнар" һәм видеосын super.ru интернетка чыгарганнан соң, рус шоу-бизнесына битараф булмаганнар өчен бу җитә калган. Әлеге язма астына "Хыянәтне кичерер идегезме?" дигән сораштыру да куйганнар. Әлбәттә, хыянәтне кичермәүчеләр саны күбрәк - 92 %ны тәшкил итә.
Ани Лорак белән ире 2009 елда 4 ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корган. Аларның 2011 елда кызлары София туган. Узган ел "Стархит"ка биргән бер әңгәмәсендә Каролина тагын бер бала алып кайтырга хыялланулары турында әйткән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар