16+

«Апуш» татар балалар театр студиясе яңа кастинг игълан итә

Сайлап алу туры 22 октябрьдә «Московский» мәдәният үзәгендә узачак.

Сайлап алу туры 22 октябрьдә «Московский» мәдәният үзәгендә узачак.

Казан Мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» татар балалар театр студиясе 9-15 яшьлек мәктәп укучыларын 22 октябрьдә узачак кастингка чакыра. Аның нәтиҗәләре буенча «Московский» мәдәният үзәгендә ачылачак төркемгә 40 бала сайлап алыначак. Алар студиягә бушлай йөриячәк.

Кастингта балалар җырлап, биеп яки шигырь сөйләп күрсәтергә тиеш була. Жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин. Катнашучыларның сәләтләрен кастингның жюри әгъзалары – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллин, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләячәк. 

Гаризалар (укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры) teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча 20 октябрь 18:00 гә кадәр кабул ителә. Сораулар буенча 89270322285 номерына (whatsappка язарга) Фәйзрахманова Алия Госман кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Студиягә сайланып алынган укучылар профессионал остазлар белән сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән шөгыльләнәчәк. «Апуш» студиясенең башка төркемнәрендәге кебек үк барлык дәресләр дә татар телендә уздырылачак. 

Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе үз эшен 2022 нче елның март аеннан башлап җибәрде. Хәзерге көндә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында 100гә якын бала шөгыльләнә. Бер ел дәвамында студия 4 спектакль чыгарды, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә һәм «КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading