16+

«Апуш»ка балалар сайланды: алар бушлай һәм татарча шөгыльләнәчәк

 «Апуш» татар балалар театр студияләренә кастинглар тәмамланды. Сайлап алу турында 150гә якын укучы катнашты.

«Апуш»ка балалар сайланды: алар бушлай һәм татарча шөгыльләнәчәк

 «Апуш» татар балалар театр студияләренә кастинглар тәмамланды. Сайлап алу турында 150гә якын укучы катнашты.

Быелгы уку елында Казан Мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан, 11 сентябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенә икенче кастинг узды. Анда Казан шәһәреннән һәм Биектау районыннан 9-15 яшьлек 70 укучы катнашты.

Укучылар төрле юнәлешләрдәге (вокал, уен коралында уйнау, әдәби әсәр уку, хореография) сәләтләрен күрсәтте. Моңа өстәп, жюри әгъзаларының биремнәрен үтәде. Кастингта җыр, биюгә аерым игьтибар бирелде.

11 сентябрьдә укучыларның сәләтләрен Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Алмаз Сабирҗанов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә теле остазы Илсөяр Шиһапова, Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәре филармониясе солисты һәм музыкаль мөхәррире Ләйсән Закирова, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, беренче кастинг 4нче сентябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда узды, анда 80гә якын укучы катнашты. Нәтиҗәдә, ике кастингта Казаннан, Балтач, Биектау, Арча, Саба районнарыннан барлыгы 150гә якын укучы үзен сынады. Алар арасыннан Ленин исемендәге мәдәният сараена 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 22 укучы сайлап алынды. Аларның барысы да «Апуш» театр студияләренә бушлай йөриячәк.

Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе быелның февралендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан Мэры патронажы астында ачылды. Аның төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Февраль кастингларында 9-15 яшьлек 100гә якын укучы катнашты. Нәтиҗәдә, 30 укучы сайлап алынды. Алар атнага өч тапкыр «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.

Укучылар укытучылар белән бергә бер ай дәвамында татар телендә Тукай иҗатына багышланган «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен әзерләде. Студия премьерасы июньдә узды. Аны Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тамаша кылды. Казан Мэры киләчәктә студияне Казан районнарындагы мәдәният йортларында җәелдерергә кирәклеген әйтте.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading