Арчада янгын: өч трактор ут эчендә
Бүген кичке сәгать алтыларда Арча районының Күлтәс авылында ут өермәсе күтәрелде. Сафиуллин крестьян фермерлык хуҗалыгының техника гаражына уп капкан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген кичке сәгать алтыларда Арча районының Күлтәс авылында ут өермәсе күтәрелде. Сафиуллин крестьян фермерлык хуҗалыгының техника гаражына уп капкан.
Шунысы гаҗәп, эшчеләр үзләре бу вакытта урамда кар көрәп, территорияне, ягъни гараж ишегалдын чистартып йөргәннәр. Кай арада ут чыгып, гаражга элгәнен дә күрмәгәннәр. Эшчеләрнең алмаш киемнәре, чәй тутырып алып килгән термослары, дисеңме, кыскасы, эчтәге бар байлыкны мизгел эчендә ялкын чорнап алган.
Иң үкенечлесе – гараж эченә 3 трактор кертелгән булган. Шуның икесенә төзекләндерү эшләре барса, өченчесе исә төнгелеккә дип кертеп кертелгән. Кыскасы, 3 трактора да дөрләп янган. Югалтулар моның белән генә дә чикләнми. Шушы бинаның икенче очында бухгалтерия белән ашханә урнашкан була, алары да юкка чыга. Авыл халкы туфан булып күтәрелгән ут өермәсеннән бик курыкса да, бер нәрсә өчен шөкер кыла, бәхеткә фермерның фермасы гараждан ерак икән, алары исән калган.
Беренчел фаразлар буенча, ялкынны мичтән чыккан диләр. Гараж эчендәге мич утын ягып җылытылган. Янгын әле тулысынча сүндерелмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Кулың эш белсә, миллион алырга була.
-
#Язмыш
Башта бер улында, аннан икенче улларында да сирәк очрый торган авыру ачыклана...
-
#Кыскача яңалыклар
Ялларга нинди һава торышы көтелә?
-
#Киңәш сандыгы
Үләнче Фирая Захарова: “Сезонында өч литр каен җиләге ашап калырга кирәк”
-
#Мәгариф
100 балл туплауның сере нидә? Үзе хафиз, үзе отличник һәм хаҗи
Комментарийлар