16+

Атна ахырында Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Республикада 22 һәм 23 февральдә һава шартлары көнбатыш циклонының тыл өлеше йогынтысында формалашачак.

Республикада 22 һәм 23 февральдә һава шартлары көнбатыш циклонының тыл өлеше йогынтысында формалашачак.

Синоптиклар урыны белән буран һәм көчле җил вәгъдә итәләр. 22 февральдә төнлә һава температурасы -10-15 градус булачак, көндез термометр баганалары -5 градуска кадәр күтәреләчәк. 23 февральдә тәүлек дәвамында -15 градуска кадәр, төнлә аязганда -20 градуска кадәр көтелә. Бу көнне җил секундына 15-16 метрга кадәр көчәячәк, дип яза kzn.ru.

Атна ахырына атмосфера басымы артачак, ә температура фоны түбәнәячәк. Тәүлекнең төнге вакытында 24 февральдә һава температурасы -19-24 градус,
көндез -10-15 градус тәшкил итәчәк. 25 февральдә кар, буран һәм көчле җил фаразлана. Һава температурасы -12 градустан -17 градуска кадәр, аязганда -22
градуска кадәр булачак, көндез температура -1-6 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading