16+

Август кануннары: пенсияләр яңадан исәпләнә, цифрлы рубль барлыкка киләчәк

Бусагада — җәйнең өченче ае. Август татарстанлыларга нинди яңалык алып киләчәк? РБК хәбәр иткәнчә, төп яңа кануннар цифрлы рубльгә, чит илдән кертелгән автомобильләргә, пенсияләргә кагылачак.

Бусагада — җәйнең өченче ае. Август татарстанлыларга нинди яңалык алып киләчәк? РБК хәбәр иткәнчә, төп яңа кануннар цифрлы рубльгә, чит илдән кертелгән автомобильләргә, пенсияләргә кагылачак.

Цифрлы рубль. 2023 елның 1 августыннан канун буенча цифрлы рубль белән исәп-хисап ясау мөмкинлеге беркетелә. Хәзер рубль өч формада тәкъдим ителәчәк: акчалы, акчасыз һәм цифрлы. Цифрлы рубль платформасының операторы Үзәк банк булачак.

Эшләүче пенсионерлар өчен пенсия. 1 августтан эшләүче пенсионерларга пенсияләрен яңадан санап чыгарачаклар. Бу индексация түгел, ә эш бирүченең узган елда эшләүче пенсионерлар өчен социаль взнослар түләвенә бәйле өстәмә. Аның күләме индивидуаль исәпләнә, әмма закон буенча өч пенсия коэффициентыннан артмаска тиеш. 2023 елда пенсия коэффициенты бәясе 123,77 сум тәшкил иткәнлектән, эшләүче пенсионерларның пенсиягә максималь өстәмәсе 372,31 сум тәшкил итәчәк, дип яза "Российская газета".

Автомобильләргә утильләштерү өчен җыем. 1 августтан җиңел, җиңел коммерцияле, йөк автомобильләре һәм автобуслар өчен утильләштерү җыемы артачак. Җиңел машиналарга уртача ставка 1,7-3,7 тапкыр индексацияләнәчәк. Карар 1 августтан соң илгә кертелгән автомобильләргә кагылачак. Физик зат елына бер автомобильдән артык кайтартмый, ел дәвамында машина сатуга чыкмый, ә двигатель күләме 3 литрдан артмый икән, физик затлар өчен яңа машиналарга ташламалы утильләштерү җыемы (3,4 мең сум) сакланачак.

"Чит ил агент"лары өчен планнан тыш тикшерүләр һәм штрафлар. 24 июльдә Владимир Путин чит ил агентлары эшчәнлеген көйләүне кырысландыручы ике канунга кул куйды. Гомуми кагыйдә буенча, ике документ та рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә үз көченә керә. Беренче канун юридик затлар өчен 300 мең сумга кадәр штраф кертә. Икенчесе буенча Юстиция министрлыгына чит ил агентларын гына түгел, ә алар белән үзара хезмәттәшлек итүче затларны да планнан тыш тикшерү үткәрү хокукы бирә. Биредә бер шарт бар, әгәр алар "үз гамәлләре (гамәлсезлеге) белән чит агентларның кануннарны бозуына ярдәм иткән булса".

Шәхси клиникаларда онлайн—консультацияләр. 1 августтан шәхси медицина клиникаларына кабат мөрәҗәгать иткәндә пациентларга онлайн консультация бирергә рөхсәт итүче эксперименталь хокукый режим гамәлгә керәчәк. Моннан тыш, әгәр беренчел көндезге кабул итүне бер табиб үткәргән булса, пациент алга таба медицина күзәтүен үтү өчен Россиянең башка шәһәрендәге яки төбәгендәге бу медицина учреждениесенең теләсә кайсы бүлекчәсен сайлый алачак. Әлеге режим шулай ук дәвалауны дистанцион рәвештә көйләүне, шул исәптән онлайн даруларга рецептлар язарга мөмкинлек бирәчәк. Экспериментта 15 компания катнаша.

Тагын бер канун мәгариф өлкәсенә кагыла. Педагогика көллиятләренең югары курс студентлары балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәптә белем бирә, шулай ук түгәрәкләр алып бара алачак.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, әлеге карар мәктәпләрдә кадрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәчәк, бу авыл җирлеге өчен аеруча актуаль. «Моннан тыш, диплом алгач, яшьләрнең эш тәҗрибәсе дә, хезмәт кенәгәсе дә булачак», - диде ул.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading