16+

Августта кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак

Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин сөйләде, дип яза “Комсомольская правда”.

Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин сөйләде, дип яза “Комсомольская правда”.

Аның сүзләренчә, беренче категориягә узган ел эшләгән пенсионерлар керәчәк. Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә һәр кешенең үзенчә булачак. Ул пенсиягә чыгу вакытына аның өчен эш бирүче түләгән взносларга һәм пенсия баллы бәяләренә бәйле.
1 августтан тагын кемнең пенсияләре артачак?
Июльдә 80 яшь тулган кешеләргә. Аларга иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне икеләтә арттыралар. 
Гражданлык самолетлары экипажлары әгъзаларына. Өстәмә түләүләр пенсионерларга салыначак, әгәр ир-атлар кимендә 25 ел, хатын-кызлар ким дигәндә 20 ел шул вазифада булса.
Күмер тармагында эшләүчеләргә. Пенсияләрен арттыру өчен нигез алар башкарган эшләргә бәйле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading