16+

Авыл җирлегендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре 2 млн ала алачак

Бу хакта ил башлыгы Владимир Путин хәбәр итте.

Бу хакта ил башлыгы Владимир Путин хәбәр итте.

2025 елдан Россиядә “Авыл мәдәният хезмәткәре” (“Земский работник культуры”- рус.) программасы эшли башлаячак. Федераль Җыенга юлламасында ил лидеры Владимир Путин шулай дип белдерде.

“Авыл укытучысы” һәм “Авыл табибы” программалары аналогиясе буенча, 2025 елда “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасын эшләтеп җибәрәчәкбез. Кешеләр очрашуларда һәрвакыт шул хакта сөйли. Авыл җиренә яисә кечкенә шәһәргә күченеп кайткан белгеч бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум алачак. Ә Ерак Көнчыгыш, Донбасс һәм Новороссиядә бу сумма ике тапкырга күбрәк—2 миллион”, - диде Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading