Авыл мәдәният хезмәткәре программасына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Программа кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә кадрлар кытлыгын хәл итүгә юнәлдерелә. Узган ел программада 20 белгеч катнашкан. Алар шәһәр һәм авылларга кайтып эшкә урнашкан. Быел исә программаны финанслау 50 миллион сумга кадәр арта. Катнашучыларга 27 районда 80гә якын вакансиядән сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Вакансияләрнең күпчелеге – җитәкче вазифалар. Әйтик, район һәм авыл мәдәният йорты җитәкчеләре, сәнгать җитәкчеләренә – 50 эш урыны. Моннан тыш балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен – 20 урын, дәүләт мәдәният оешмаларында – 10 урын каралган.
Программаның төп шарты: мәдәният өлкәсендә белгечлеге булган катнашучы үзе сайлап алган район, авыл яки шәһәр җирендә 5 ел эшләргә тиеш. 1 миллион сум күләмендә акчалата ярдәмнән тыш, белгечләргә торак мәсьәләсен хәл итү буенча ярдәм дә күрсәтелә.
– Иң мөһиме, программада катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк, шуңа күрә һәркемне чакырабыз, – диде мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Программаның нәтиҗәлелеген күргән районнар да күп. Әйтик, Балык бистәсе районы мәдәният бүлеге идарәсе җитәкчесе Лилия Кәримуллина сүзләренчә, яшь белгечләр үзләре генә түгел, гаиләләре белән бергә күченеп киләләр.
– Узган ел балалар сәнгать мәктәбенә программада катнашып яшь белгеч – хореограф-балетмейстер килде. Алабуга мәдәният көллиятендә белем алган. Казанда эшләгән вакытта программа турында ишетеп, менә безнең җирлекне сайлый. Яшь гаилә, белгеч өчен 1 миллион сум аз акча түгел. Моңа өстәп ул акчаны кем ничек тели, шулай тота ала. Чикләүләр юк. Яшь белгечебез үзе генә түгел, гаиләсе белән күченеп кайтты. 3 яшьлек улы бар, тиздән кызы да туачак. Без аны район мәдәният йортына да эшкә җәлеп иттек. Әлбәттә, яшь белгечләр килү – мәдәният учагын да яңартып җибәрә. Балалар яшьләргә тартыла. Бу программа бик урынлы, чөнки мәдәният өлкәсендә кадрлар кытлыгы бар, – диде Лилия Кәримуллина.
Программа нигезендә Әтнә, Буа һәм Минзәлә театрларын эшкә урнашып та була. Әтнә театры җитәкчесе Ленур Зәйнуллин сүзләренчә, программа нигезендә узган ел театр бер яшь белгечне кабул итсә, быел тагын ике белгеч театрга кайтырга теләк белдергән.
– Быел без “Таткультресурсцентр” хезмәткәрләре белән берлектә театр көллиятендә студентлар белән очраштык. Эшкә кайткан очракта 1 миллион гына түгел, яшәү урыны да булуын әйткәч, яшьләр кызыксынды. Әлбәттә, без кайткан артистларның 5 ел узгач та, театрда калуына өметләнәбез, – ди Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.
Авыл мәдәният хезмәткәре программасына гаризалар кабул итү 15 июльгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар