16+

Авылларның төзеклеге - «стратегик магнит»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов журналистлар белән очрашуда авылларны төзекләндерүнең бик тә әһәмиятле булганлыгын искәртте.

Авылларның төзеклеге - «стратегик магнит»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов журналистлар белән очрашуда авылларны төзекләндерүнең бик тә әһәмиятле булганлыгын искәртте.

- Татарстан Президенты башлангычында республикадагы торак пунктларга юллар салына, су кертелә, социаль учреждениеләр төзелә. Уңай шартлар булмаса, кешеләр авыларда яшәргә теләмәячәк бит. Сәнәгать парклары үстереләчәк, - диде Юрий Камалтынов.
 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев мисал итеп китергәнчә, авылларда 2012-2018 еллар эчендә 285 клуб, 460 фельдшер-аккушер пункты, 887 спорт мәйданчыгы, 27 чаңгы базасы сафка бастырылган.
- Быел авылларда тагын 21 клуб, 48 ФАП төзелә, 9 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясала һәм алардагы җиһазлар тулысынча яңартыла, - диде Илшат Гыймаев.
“Бәләкәч” республика программасы, “Дорожная карта”, “Жилище” федераль программалары кысаларында 2010 елдан башлап 210 балалар бакчасы (31 490 урын) файдалануга тапшырылган.

Министр урынбасары сөйләгәнчә, быел балалар өчен янә 28 бакча төзелә. Ясле төркемнәрендә 3 яшькә кадәрге 6010 сабыйга урын булдырыла. Шул исемлектән, Казанда “Светлая долина” торак комплексында 340 урынлы мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгариф учреждениесе төзелеше бара.
- Царево, Көек бистәләрендә дә социаль учреждениеләр төзелеше планга кертелгән,-диде Илшат Гыймаев.
Республикада 2010 елдан башлап 54 мәктәп барлыкка китерелгән, узган елны гына да 10 яңа бина төзелгән, быел 15 мәктәп төзелешендә эш кайный.
Татарстанда 2017 елдан авыл кибетләре төзелеше программасы старт алган. Шул дәвердә 31 муниципаль берәмлектә 53 модуль кибет бинасы җыелган, аларга беррәттән эчке җиһазлар да урнаштырыла.
Быел авыл хуҗалыгы идарәләренә һәм ветеринария берләшмәләренә караган 33 бина капиталь төзекләндерелә. Татарстанда 2,245 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыру ниятләнелә. Бу күрсәткечне 2024 елга 3,648 миллион квадрат метрга җиткерү бурыч итеп куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading