16+

Авыручылар күбәйгән: ОРВИда, коронавирус та “баш күтәрә”

Россиядә ОРВИ белән авыручылар бер атна эчендә 30 процентка диярлек, коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләр 2,8 процентка арткан, дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның Telegram-каналында.

Россиядә ОРВИ белән авыручылар бер атна эчендә 30 процентка диярлек, коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләр 2,8 процентка арткан, дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның Telegram-каналында.

- 2025 елның өченче атнасында Россиядә респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 29,1 процентка арткан - 572,9 мең очрак теркәлгән, - диелә хәбәрдә.
Илнең 49 төбәгендә уртача гомумроссия күрсәткеченең артуы күзәтелә, ә илнең 27 субъектында хастаханәгә озатылучылар саны узган атна белән чагыштырганда 30 процентка һәм аннан да күбрәккә арткан, дип белдерәләр ведомствода.

Шулай ук соңгы атна нәтиҗәләре буенча, Россиядә 9,6 мең COVID-19 очрагы теркәлгән, бу узган атнага караганда 2,8 процентка артыграк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading