16+

«Ахмат» командиры Украинадагы сугышның кайчан тәмамланачагын әйткән

Украинада махсус операция бу елның сентябрендә тәмамланырга мөмкин.

Украинада махсус операция бу елның сентябрендә тәмамланырга мөмкин.

Украина гаскәрләре сугыш кирәк-яракларына кытлык кичерә, дип белдергән "Ахмат" махсус билгеләнеш отряды командиры, Россия Хәрби көчләренең 2 нче армия корпусы командующие урынбасары Апты Алаудинов. Бу хакта " РИА Новости" яза.

Аның сүзләренә караганда, хәзер ВСУ ягыннан Россия хәрбиләренең позицияләренә ату ешлыгы "50 проценттан артыкка" кимегән. "Шуңа күрә аларда сугыш кирәк-яраклары җитми дигән хис туа", - дигән Алаудинов журналистларга. - 

СВО, минем уйлавымча, агымдагы елның сентябрендә тәмамланачак... Америкадагы сайлауларга Украинага ярдәм бетәчәк, ул теләсә нинди хәлдә дә кимергә тиеш иде".

Моннан тыш, узган ике елда Украина армиясе, тулаем алганда, зур югалтулар кичерде, дип билгеләп үткән "Ахмат" командиры.

"Ахыр чиктә Украина формированиеләре Россия гаскәрләренә каршылык күрсәтә алмаячак", - дип йомгаклаган ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading