16+

Айгөл Бариева: "Күз яше аша дөньяга туган..."

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше Линарга багышлап концерт куярга җыена.

Айгөл Бариева: "Күз яше аша дөньяга туган..."

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше Линарга багышлап концерт куярга җыена.

Бу уңайдан Айгөл Линарга багышлап күңелләрне айкый торган искиткеч моңлы җыр яздырган. Ул җырны күз яшьләрсез тыңлап булмый.

"Бу җырым белән, Линарым, бары тик сиңа барысы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең бәхетле тормыш өчен! Безнең балаларыбыз өчен! Минем тормышымда булганың өчен! Сине миңа Аллаһым Тагәләм бүләк иткәне өчен! Бу җырымны дөньяга тудырган искиткеч мәгънәле шигырь авторына Эльмира Җәлиловага һәм матур көй авторына Булат Шәриповка, бөтен күңелен биреп эшләүче аранжировщик Адель Ахмадуллинга (чөнки ул безгә күрше дә әле, Линарымны бик якын белгән..), тавыш яздырган Альберт Зиятдиновка. Һәрберсе бу җыр өстендә үз җанын, үз йөрәген биреп эшләде. Бик зур рәхмәт сезгә! Сез миңа бик булыштыгыз! Бу җыр күз яше аша дөньяга туган...

14 декабрьдә концертка килгән һәрбер кешегә, янында булганнарга һәм арабыздан киткәннәргә бу сүзләрне әйтергә тагын бер мөмкинлек булачак", - ди Айгөл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading