16+

Айныткычлар яңадан ачыла

2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ярышларны кабул итәчәк шәһәрләрдә айныткычлар ачылачак.

2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ярышларны кабул итәчәк шәһәрләрдә айныткычлар ачылачак.

Алар наркология учреждениеләре структурасында булыр дип көтелә. Айныткычлар Эчке эшләр министрлыгынамы яки сәламәтлек саклау органнарына караячакмы - анысын төбәкләр үзләре мөстәкыйль хәл итәчәк. Russia Unities җанатарлар җитәкчесе Эдуард Латыпов әлеге идеяне хуплап чыккан. Айныткычлар ярдәмендә тәртип урнаштырып булачак, дип саный ул. Аның сүзләренчә, җанатарлар, футбол карарга дип берәр шәһәргә килгәч, иң элек барга баралар, кайберләре стадионга да килеп җитми.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә айныткычлар 2011 елда ябылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading