Бүген Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. Тантаналы ачылышта татар эстрадасы җырчысы Айсылу Габдинова да бар иде.
Хәтерләсәгез, Айсылу берникадәр вакыт продюсер Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлек итте. Килешүләре өзелгәннән бирле Айсылуның Ваһапов фонды проектларында күренгәне юк иде. Ә бүген Айсылуны күргән халык “Әллә кабат Фәттаховка кайтканмы?” дип уйга калды. Бу хакта Айсылуның үзеннән сорарга булдык.
“Бүген бик зур, матур чара булды! Дулкынланып, куанып катнаштым, көттем, Рөстәм Нургалиевич та килде. Һәйкәл дә шәп, көтелгәннән дә әйбәтрәк чыккан! Рәнис, Азат, Гөлсирин һәм мин – дүртәү бергә жырларга тәкъдим иткәч, рәхәтләнеп ризалаштым, сагынышканбыз. Рәхмәт Рифат Әхмәтовичка! Аның чакыруы бераз көтелмәгән булды, ләкин бик рәхәтләнеп ризалаштым, катнаштым. Иң башта Р.Ваһапов жырларыннан попурри башкардык, аннан үзем "Мәңгелек мәхәббәт"не җырладым”, - диде Айсылу Габдинова.
Комментарийлар