16+

Балтачта яшәүче Альбина Сибгатуллина: «Елап алгач, Аллаһка шөкер итәм»

Альбинаның бер йөрәге бу хәлләргә ничекләр түзә?! Башта әнисе белән улында, аннан ирендә, аннан соң кызында яман шеш авыруы табыла. Улының да, иренең дә, кызының да диагнозлары май аенда билгеле була.

Балтачта яшәүче Альбина Сибгатуллина: «Елап алгач, Аллаһка шөкер итәм»

Альбинаның бер йөрәге бу хәлләргә ничекләр түзә?! Башта әнисе белән улында, аннан ирендә, аннан соң кызында яман шеш авыруы табыла. Улының да, иренең дә, кызының да диагнозлары май аенда билгеле була.

Ничек түзә бер йөрәк?

Балтачта яшәүче Альбина Сибгатуллинаның язмышы турында безгә Балык Бистәсендә яшәүче Земфира Сөнгатуллина хәбәр итте. Без әлеге гаилә турында, сәламәтлеге чикле Илшатның уңышлары хакында газетабызда язып чыккан идек. Шуннан бирле Земфира белән хәл-әхвәлләрне белешкәләп, аралашып торабыз. Авыр язмышлы балалар турында шактый белә ул, андый гаиләләр белән элемтәдә торырга тырыша.

  • Бер елны Илшат хастаханәдә ятканда Данис исемле малай белән аралаша. Малайда яман шеш була. Әнисе Альбинаның үз хәле хәл, улына яман шеш диагнозы куйганнан соң күзенә ак-кара күренми, баласын дәваларга теләү нияте белән әле бер табиб ишеген, әле икенчесен шакыган вакытлары. Илшат әнисе белән хастаханәләрдә шактый ятканлыктан, күңеленә кереп калган балаларны онытмый, ара-тирә алар турында сораштырып тора.

Берничә елдан соң Данис турында исенә төшерә. «Әни, хәлләре ничек икән, белешәсе иде?», — ди. Земфира аларның Балтач ягыннан гына икәнлеген белә, авылын да, фамилиясен дә хәтерләми. Кемнән сорашырга икән дип йөргән көннәрендә сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләрне җырчы Венера Шәмиева кунакка чакыра. Шул вакытта Земфира таныш күзләр белән очраша. Альбина түгелме соң бу, дип янына килеп сүз ката.

  • Данисның сәламәтлеге турында сораша. Альбина бу гаиләне бөтенләй хәтерләми, килеп эндәшкәч аптырап кала. Бу күрешү барышында ул бер-бер артлы гаиләсенә килгән сынаулар турында сөйли. Булган хәлләрне ишетеп Земфира телсез кала. «Данисның сәламәтләнүен белеп сөендем, ире белән кызы турында ишетеп борчылдым. Альбина ничекләр түзә, ничек тормыш йөген ялгызы тарта ала икән дип бик озак уйландым? Сынмыйча, сыгылмыйча яшәүче, якыннарына терәк булып торучы бу ана турында яза алмыйсызмы?» — дип үтенде ул. 

Язмыш. Фото: Лилия

Май ае алып килгән борчулар

Чыннан да, авырлыклар өелеп килә бу гаиләгә. 2015 елның маенда Данис авырый башлый. Аның балалар бакчасыннан чыгарга әзерләнгән вакыты. Баштарак нинди авыру икәнен ачыклый алмыйлар. Белгәч, көчле химияләр белән дәваларга керешәләр. Хастаханә юллары... Тикшеренүләр. Өстәвенә Альбинаның әнисендә яман шеш табыла. Икесе бер вакытта әлеге чир белән көрәшә. 1 июньдә әнисен хастаханәгә салалар, Данис белән 2 июньдә кереп яталар. Инде дәваланып беттек дигәндә, Альбинаның ире Рашат тамак авыруыннан зарлана башлый. Антибиотиклар гына ярдәм итмәгәч, табибларга баралар. 

— Аллаһ Тәгалә юлларын күрсәтеп, кешеләрен каршыбызга чыгарып, иремдәге чирне бик тиз ачыкларга мөмкинлек бирде. Ул вакытта түләүле табибларга керергә дә чират иде. Кемнеңдер тикшеренүгә килмәве чирне тизрәк ачыкларга ярдәм итте, — ди Альбина. — Ирем химия, нурланыш терапиясе алгач, бераз тернәкләнә башлады. Шуннан соң бөтен гаиләбез белән тагын бер тапкыр тикшеренеп алырга булдык. Томографиягә башта малайны, аннан ирне керттек. Чәч тараганда башым авырта дигән сүзләреннән шикләнеп, әллә нигә бер башым авырта дип тә зарлангач, кызны да тикшертергә булдык.

Аның да балалар бакчасыннан китеп, мәктәпкә керә торган елы иде. Невролог безнең документларны карады да, ренгентка җибәрде, аның нәтиҗәләрен күрү белән, тиз арада МРТга барырга кирәген әйтте. Клиникаларга шалтырата башладым. ДРКБның түләүле бүлегендә кабул итәчәкләрен, тик төн уртасы җиткәндә генә карарга мөмкинлекләре барлыгын әйттеләр. Килгән килеш тикшереник дип риза булдык. Баш миендә зур шеш барлыгы ачыкланды. Улымның да, әнинең дә, иремнең дә чирләре икенче планга күчте, чөнки кызныкы бик куркыныч формада, башындагы шеш, минең бөтен организмга тәэсир итә торган өлешендә урнашкан иде. 

  • Казанда гына дәваларлык булмагач, Мәскәүнең баш миенә операцияләр эшләнә торган Бурденко хастаханәсенә җибәрәләр. Бер-бер артлы ике операция кичерәләр. Сезгә Санкт-Петербургта нурланыш терапиясе узарга кирәк, диләр. Аның өчен 1 миллион 800 мең сум акча кирәк булгач, бу кадәр акчаны каян табып булсын дип, Казанга кайтып, нурланыш терапиясе алалар, тик файдасы булмый. Шеш кабат үсә. Кабат Мәскәүгә операциягә җибәрәләр, тагын берничә сәгатькә сызылган пычак асты. Операциягә керер алдыннан табиблар кызның күз күремен саклап калып булмаячагын, дөм сукыр калачагын әйтәләр. 

Язмыш. Фото: ЛИЛИЯ

Догаларның шифасы

Альбина чираттагы канлы күз яшен түккәннән соң, аптырап Мәхмүт хәзрәткә шалтырата. Балам операция өстәлендә, нинди догалар укырга миңа, дип сорый. "Күп итеп "Салават"ны укы, Аллаһтан шифа сора«, — ди хәзрәт. Ул вакытта ук кызның күзләре бик начар, 30 процентка гына калган була. Төнгә кадәр операция ясыйлар. Динә русча белмәгәч, Альбинаны реанимациягә кертәләр. Кыз әнисеннән кайчан палатага чыгарачакларын сорый.

«8-9 лар тирәсендәдер», — ди әнисе. «Әни, сәгать тугыз тула бит инде», — ди күзләре операциядән соң күрмәячәк дип фаразланган кыз стенадагы сәгатькә карап. Бу сүзләрне ишеткән ана шатлыгыннан көчкә сулыш алып, бар җиһанга ишетелерлек итеп: «Кызымның күзләре күрә», — дип кычкыра. Табиб кереп җитә, ул да шакката, ниндидер могҗизалы көчнең ярдәме бу, моның булуы мөмкин түгел, ди. 

  • — Аллаһы Тәгалә мине үзенең алдына бастырыр өчен шундый могҗизалары белән ярдәм иткәндер, — ди Альбина. 

Мәскәүдән операциядән кайталар, бераздан кабат рецидив (шешнең уянуы) башлана. Шул вакытта сезгә мәҗбүри рәвештә Санкт-Петербургка барырга кирәк, башка вариантыгыз юк, диләр. Бу юлы нурланыш терапиясе алу өчен 2 миллион 500 мең сум акча табарга кирәклеге ачыклана. Нишләргә? Пропискага керер җир тапсагыз, бәлкем бушлай дәвалану оештырып булыр, диләр. Аптыраган ана, прописка буенча ярдәм итә алмассызмы, дип интернет аша мөрәҗәгать итә.

Шул вакытта Петербургта яшәүче райондашлары, Бөрбаш авылы егете Илшат Исрафилов элемтәгә чыга. Пропискалы итә, тик квота ала алмыйлар. Гаиләгә килгән чыгымнарга халык та, фондлар да бергәләп күтәрә. Нәтиҗәдә, уртак көч белән Динә Петербургта нурланыш терапиясе алуга ирешә. Инде менә биш ел инде, шеш үсми, Альбина шуңа да шөкер итә. Авырлыклар алдында сынып калмасын өчен ул Санкт-Петербургтан кайткач дингә килә, намазга баса, мәчеткә йөри башлый. Аллаһ Тәгаләнең үзенең юлына мәрхәмәтле кешеләрен чыгарып торуына исе китә. 

Пенсиягә генә яшәп булмый

Технолог белгечлеге алып, әлеге һөнәр буенча эшләгән Альбина, гаиләдәгеләрне аякка бастырырга кирәк булгач эштән китә. Вакыт узгач, аны төрле җирләргә эшкә чакыралар. Тик Динәне карарга кирәк булгач, чыга алмый. Шөкер, улы савыга, группасын алалар, пенсиясен бетерәләр. Ире белән кызга бирелгән ике пенсия акчасына яшәп булмый, тормыш итәр өчен акча кирәк. Әнисе Балтач районының данлыклы штукатур-буяучы була. Әниле-кызлы бу ханымнар йортларындагы бер бүлмәне чәкчәк ясау урыны итеп көйлиләр.

  • Альбина райондашларына чәкчәк, бавырсаклар пешерә башлый. Инде эшем бераз җайланды дигәндә, ковид чире колач җәя. Кызы белән Петербургка дәваланырга киткәндә улын әнисендә калдырган була. Кайталар. «Кызым, кермәгез әле, температурам күтәрелде, сезгә йога күрмәсен», — ди әнисе. Иммунитеты бетеп кайткан кызга чир йогудан куркып, тәрәзә аша гына күрешеп, саубуллашалар. Әнисе әлеге чирдән савыга алмый, вафат була.

Язмыш. Фото: Лилия

Ике айдан иренең әнисе мәңгелеккә китә. Ныклы ике терәге, тормыш таянычлары бер-бер артлы вафат булгач, Альбинаның күңеле сына, депрессиягә бирелә. Заказлары да күп, эшли дә алмый, кулыннан эш төшә. Ярты еллап газапланганнан соң, үзен-үзе кулга алып кына бу тормышка кире кайта алуын аңлый. Үзе кебек тормыш авырлыгында калган ханымнардан торган группа төзеп, авыру бала караучы әниләрне барлый башлый. Берничә ханым белән район хакимиятенә барып, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов янына керәләр.

  • Авыру бала караучы аналарны, балаларны берләштерүче чаралар уздыруларын сорыйлар. Бер атнадан район белгечләрен җыеп, уртак фикергә килү өчен сөйләшүгә чакыралар. Андый гаиләләр өчен бассейнда аерым сәгатьләр билгеләнә, мастер класслар, махсус бәйрәмнәр уздыру графиклары төзелә. Аралашып яши башлагач, күңелләре дә күтәрелеп китә. Кирәк чакта бер-берсенә ярдәм итеп, юнәлеш биреп яши башлыйлар. Бүген инде группада 100 дән артык кеше тупланган.

— Авырлыклар башыңа төшкәч югалып каласың, кая барып бәрелергә белмисең, ә без андый чакта бер-беребезнең хәленә кереп аңлатабыз, — ди Альбина. — Моның өчен Балтач хакимиятенә бик рәхмәтле. Идеябезне күтәреп алдылар, ярдәм иттеләр, проблемаларны бергәләп хәл итә башладык. 

Язмыш. ФОТО: ЛИЛИя

Авырлыкларгы бергәләп җиңәбез

Бүген ул улының сәламәтләнүенә шөкер итеп яши. Төп терәгем улым, дип сөенеп туя алмый. Данис тугызынчы классны тәмамлау белән үзенә эш эзли башлаган, төрле җирләрдә эшли. 17 яшендә генә булса да, акчаның ничек тырышып табылганын белә, әнисенә ярдәм итәргә тырыша. Арчада гуманитар техникумда белем ала. 

— Иремнең үз хәле хәл. Тамагындагы шешен бетерү өчен дәвалар алганда, нурланыш колакларына да, казналыкларына да зыян китерде. Өстәвенә инсульт булды. Авыртуы көчле, тик сиздермәскә тырыша, барысына да түзәргә тырыша, сабыр итә, — ди Альбина. 

Кызлары гына башка балалар кебек мәктәпкә йөри алмый. Өйдә укый. Динәнең диагнозларын санап бетерерлек түгел. Гади тел белән генә әйткәндә, куллары, аяклары авырдан хәрәкәтләнә, бер күзе күрмәү дәрәҗәсендә. Организмында гормоннар эшләмәгәч, гел даруда. Эчкән дарулар бөер, бавырына зыян сала. Өстәвенә өянәк чире интектерә. Аның өчен Ижевск шәһәренә барып, тулысынча тикшеренеп кайтканнар. Шушы көннәрдә генә тернәкләнү узып кайтканнар, август аенда тагын тикшеренәселәре бар, тагын акча кирәк. Тикшеренеп, дәваланып тормасаң булмый. 14 яшьлек кызның гәүдәсе булса да, акылы яшьтәшләренеке кебек түгел... 

Язмыш. Фото: Лилия

Альбина бу авырлыкларны ничек тә үзе генә җиңәргә тырыша. Безнең белән сөйләшкән көнне заказым бар дип кул белән 10 килограмм токмач кисте ул. Чәкчәген дә пешерә. Шулай гаиләсенә акча кертергә тырыша. Инде үзенең дә аякларына операция кирәк, ике ел сузып йөри. Үзе турында уйларга вакыты да юк. Гаиләсе өчен борчыла. Аны белгән кешеләр ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Язмышы турында язып, интернет аша реквизитлар да тараталар. 

— Хастаханәгә, дәвалануга барганда бу акчаны хәзер тотсам, башкасына җитәр микән дип исәплим. Соңгы чиккә җиткәч, оялып кына реквизитларны интернетка куя башладым. Аллаһым, үземне сакла, балам белән иремне карарлык сәламәтлек бир, дим. Алдагысы хәерле булсын, сабырлыклардан аерма, үзең юл күрсәт, дим. Барысын да уйлый башласаң, төшенкелеккә бирелү шулкадәрле тиз.

Язмыш. ФОТО: ЛИЛИя

Елыйм-елыйм да, зикер әйтергә тырышам, тукта, Альбина, синнән дә авыр тормыштагылар бар, дип үземне тынычландырам. Кызым аякта йөри, үз янымда, тотынып булса да йөри, дим дә, шөкер итәм, — ди Альбина. — Әти 73 яшендә булса да ул да ярдәм итәргә тырыша, чебиләр үстереп бирә, безгә дип үрдәген дә алды. Әти, сынмыйк, дим. Миңа терәк булыр өчен ул да тырыша. 

Сибгатуллиннар тернәкләнү үзәкләренә, тикшеренүләргә бик еш йөри. Өстәвенә бушлай бирелгән даруларның нәтиҗәсе булмагач, сатып алырга мәҗбүрләр. Килешкән даруларны табиблар бушлай бирә алмый. Язмыш кочагында калган бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Альбинаның телефон номеры — 89872071078 (помощь дип язарга онытмагыз). 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading