16+

Роспотребнадзор гриппка каршы вакцинация өчен иң кулай вакытны атады

Гриппка каршы вакцинация өчен иң кулай вакыт — сентябрь һәм октябрь айлары. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.

Гриппка каршы вакцинация өчен иң кулай вакыт — сентябрь һәм октябрь айлары. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.

Ведомствода аңлатуларынча, вакцинациядән соң организмда саклагыч антитәнчекләр формалашу өчен якынча ике-дүрт атна вакыт кирәк. Шуңа күрә прививканы грипп белән авыручылар саны арта башлаганчы ясату тәкъдим ителә.

Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) киләсе эпидемия сезонында актуаль булырга мөмкин грипп вирусы штаммнары буенча фаразлар әзерли. Шул тәкъдимнәр нигезендә вакциналарның составы яңартыла.

**2026–2027 еллар сезоны өчен** вакцина составына ВОЗ тәкъдим иткән өч штамм кертелгән: A/Missouri/11/2025 (H1N1)pdm09 кебек вирус, A/Darwin/1454/2025 (H3N2) кебек вирус һәм B/Tokyo/eis13-175/2025 (B/Victoria линиясе) кебек вирус.

Элегрәк Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов яңа сезонга гриппка каршы вакциналар әзерләү төгәлләнүен һәм препаратларны ил төбәкләренә август ахырында җибәрә башлау планлаштырылуын хәбәр иткән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading