16+

Азат Фазлыев: “Мин өйдән китеп, Алсуның ике бала белән үзе генә яшәгән чаклары да булды”

15 ел бергә яшәү дәверендә бик күп серләребез җыелды, әмма без аларны беркайчан да тамашачыга чыгып сөйләмәдек, ди җырчы.

15 ел бергә яшәү дәверендә бик күп серләребез җыелды, әмма без аларны беркайчан да тамашачыга чыгып сөйләмәдек, ди җырчы.

Җырчы Азат Фазлыев социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә гаиләләренә кагылышлы серләрне чишкән.

“Өйләнгәнче бурычка алган ун мең сумны Алсу миңа кире кайтардымы, юкмы? Булды бит безнең дә төрле вакытлар. Мин өйдән чыгып китеп, Алсуның ике бала белән берүзе яшәгән чаклары… Мин башка кеше белән диңгезгә китеп, сагынуга түзә алмаган чакларым. Булды Алсуның минем аркада хастаханә юлында йөргәне...

“Кыз алып кайтсаң, бер бүләгем булачак», – дигән идем. Нинди бүләк ул? Алып бирә алдыммы?

Вакыт үтте, бар да үзгәрде. Һәм без, Алсу белән килешеп, боларның барысын да сезгә сөйләргә булдык. Тамашабызда сез болар турында беренчеләрдән булып ишетәчәксез”, – ди Азат.

Посттан аңлашылганча, бу вакыйгалар хакында җырчы парның яңа концерт программасында белеп булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кирәкме икән сон сезнен нишләп йөрүегез халыкка. Сез җырлагыз. Әкият сатмагыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Концертка ничек кеше җыярга белмиләр

      Мөһим

      loading