16+

Балага беренче телефонны ничә яшендә сатып алдыгыз?

Шундый төр кызыклы сораштыруны «Комсомольская Правда» басмасы журналистлары үткәргән.

Шундый төр кызыклы сораштыруны «Комсомольская Правда» басмасы журналистлары үткәргән.

Сораштырылганнарның 54 проценты баласына беренче телефонны 6-8 яшьтә сатып ала икән. 

Галимнәр алты яшькә кадәрге балаларга телефонны сатып алмау яхшырак дип саный. Гаджетлар һәм «акыллы» уенчыклар нәниләрнең акыл сәләтләрен формалаштыруда һәм үстерүдә тискәре чагылыш табарга мөмкин.

Шул ук вакытта "КП" сораштыруы күрсәткәнчә, россиялеләр нигездә (54%) үз балаларына мәктәпкә беренче мобильник бүләк итәләр. Ә 20%ы гаджетларны балага тагын да соңрак – 10-12 яшьтә сатып алганнар.

Респондентларның 9% ы баласына 13-16 яшь булгач, беренче телефонны сатып алган.

Сораштырылганнарның 8%ы телефонны уенчык дип санамавын таныган, шуңа күрә аны гомумән сатып алмаганнар.

Ә менә тикшеренүдә катнашучыларның калган 9%ы галимнәр белән дә, башка респондентлар белән дә бәхәсләшергә әзер булуларын белдергән, Бүгенге көн баласы гаджетсыз беркая да китә алмый бит. Шуңа күрә алар үз смартфоннарын 3-5 яшьтә үк үз балаларына бүләк иткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading